Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә
III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.
Әлеге чараны уздыруның максаты Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру.
Милләтебез өчен кирәкле булган бу чараны сезнең белән бергәләп уздыру, әлеге юнәлештә уңышларыбызны тагын да арттырыр. Шул нисбәттән «Җәлил укулары» бәйгесен үзегез яшәгән җирлекләрдә тиешле дәрәҗәдә үткәрүегезне сорыйм.
III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең нигезләмәсе (8 бит) хатка беркетелә.