Түбән Комар авылы китапханәчесе кече сыйныфлар өчен ТР Конституциясе көненә багышланган "Дуслык боҗрасы"дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Ул балаларны бәйрәмгә нигез салу тарихы белән таныштырды, законнарның әһәмияте, һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чара ахырында балалар хокукый викторинада катнаштылар.