Кукмараның үзәк китапханәсендә “Зур этнографик диктант “ халыкара акциясе узды. Быел бишенче тапкыр оештырыла торган акциянең төп яңалыгы- аның онлайн-форматта үтүе.(18+)

2020 елның 8 ноябре, якшәмбе

Бишенче ел инде җирлекара үзәк китапханә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнаша. Акцияне үткәрү Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Илдә бара торган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып тестны узу өчен мәйданчыкка аз гына катнашучылар чакырылды. Акциядә китапханәчеләр үзләре һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. 45 минут эчендә 30 тест сорауларына җавап бирергә кирәк иде: гомуми характердагы 20 мәсьәлә, 10 - төбәккә каралган иде.

Чарада катнашучылар тест биремнәрендәге сорауларның кызыклы һәм танып-белү биремнәре булуын, безнең янәшәдә яшәүче халыклар турында белемнәрне тулыландыру максатыннан, аларның китапханәгә ешрак килү теләге тууын билгеләп үттеләр. Мондый акцияләр безнең күпмилләтле илдә яшәвебез турында уйларга ярдәм итә һәм үз мәдәниятебезне һәм башка кешеләр мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм бәяләргә тиеш. Минемчә, "китапханә" - мондый  диктант өчен бик яхшы урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International