Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Аш-Буҗи авылы китапханәчесе табигатьтә кече яштәге балалар өчен “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәм тарихы һәм Россия тарихы, Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский батырлыгы белән таныштылар.