2020 елның 2 ноябрендә Арча шәһәрендә 2008-2009 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча Айрат Вахитов , Илмар Шәймәрданов һәм Фәннур Галиев җитәкчелегендә «Зилант» спорт мәктәбе җыелма командасы Арча муниципаль районының «Арча» спорт мәктәбеачык турнирында катнаштылар. Кызлар командасы да, егетләр командасы да көмеш призерлар булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.