Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде.

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде.
Чара башында балалар белән  әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең төп законнары белән таныштылар, республикабызның төп символларын искә төшерделәр, Конституция - безнең республиканың Кеше хокуклары һәм бурычлары, күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен яклау тасвирланган төп законы икәнлеген белделәр.
Балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗади эшләре якты һәм матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International