«Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәге Россиядә органик продукцияне сертификацияләү буенча бишенче аккредитацияләнгән орган булды

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар. Бу - яшел фонда рус һәм инглиз телләрендә «Органик» сүзе язылган, шулай ук сатып алучыга җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган QR-код куелган ак яфрак рәвешендәге махсус тамга.  

«Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәге Россиядә органик продукцияне сертификацияләү буенча аккредитацияләнгән бишенче орган булды.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан органик продукция турында законның үз көченә керүен искәртә. Үсемлекчелек, терлекчелек продукциясен, органик азык-төлек продуктларын һәм азык җитештерүчеләрне сертификацияләү эшләре Татарстан Республикасында гамәлдә булган «Татарстанның органик продукты» ирекле сертификацияләү системасы кысаларында башкарыла, ул органик үсемлекчелекне, гөмбәләр җитештерүне, терлекчелекне, умартачылыкны, аквакультура объектын тотуны, үрчетүне, органик азык-төлек продуктларын һәм азык җитештерүне үз эченә ала.

 «ОРГАНИК» Россия тамгасын ала торган органик продукция җитештерү критерийлары “ГОСТ 33980-2016 Органик продукция җитештерү. Җитештерү, эшкәртү, маркировкалау һәм сату кагыйдәләре” дәүләтара стандарты белән билгеләнгән.

Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны - 9-800-444-16-70 яисә “Тест-Татарстан” РСМЦ” АҖендә 8(843)-295-42-24 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 "Бәрәкәт" дәүләт ярдәмен бары тик расланган бизнес-план нигезендә генә куллана. Кооператив 110 пайчыны - 83 шәхси ярдәмче хуҗалыкны һәм 27 крестьян-фермер хуҗалыгын берләштерә. Пайчылар 1000 сум күләмендә еллык пай взносы кертәләр һәм аларга күрсәтелә торган хезмәтләргә пропорциональ рәвештә әгъзалык взносы кертәләр. Җитештерү базасы Азнакайда төзелгән кооперативта 5 эш урыны булдырылган. Агымдагы елның өч кварталында 1416 тонна продукция җитештерелгән, ә план буенча 967 тонна каралган була. Керем шулай ук план күрсәткеченнән артып киткә - 27,4 млн. сум. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы сөт эшкәртү цехы төзегән, чимал кабул итү һәм сыйфат контроле өчен җайланмалар сатып алып урнаштырган. Кооперативта 3 сөт ташу машинасы, ике суыткыч - 5 һәм 10 тоннага, боз генераторы бар. Шулай ук үз лабораториясе, бухгалтериясе дә бар. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тәүлеккә 15 тоннага кадәр сөт сатып ала.

Сөт сатып алу бәясе, гадәттәгечә, сезонга бәйле үзгәрешләр кичерә. Бары бер  нәрсә үзгәрми: авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы пайчылардан чималны башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә караганда 10% ка кыйммәтрәк сатып ала.

 - Халык канәгать, кооператив продукция өчен вакытында түли, сөтнең литры өчен соңгы бәя 21 сум иде, – дип сөйләде Сарлы авыл җирлеге секретаре Айгөл Минһаҗева, - ә октябрь аен 22 сумнан ябарга сүз бирделәр.

Сарлы авыл җирлегенә өч торак пункт – тагын Сарлы-Бүләк һәм Сөендек авыллары керә. 421 хуҗалыкта 270 савым сыеры бар - нефть зонасы өчен начар түгел.

Моннан тыш, пайчыларга кооперативта процентсыз кредитлар алу, шулай ук базар бәяләреннән түбәнрәк бәядән терлек азыгы сатып  алу мөмкинлеге бар.

«Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы үз продукциясен күбрәк  күпләп сатып алучыларга - Әлмәт, Мөслим, Азнакай һәм Бөгелмә районнарына сата.

- Продукция сатып алуны һәм эшкәртүне тәүлеккә 30 тоннага кадәр арттырырга уйлыйбыз, - дип сөйли авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарәсе рәисе Рәмис Сәхапов. – Шул ук вакытта кооперативка 140-150 пайчы җәлеп итәргә. Моның өчен сәүдә челтәрләренә юл ачарга, шулай ук бюджет учреждениеләренә – мәктәпләрне, балалар бакчаларын сөт продукциясе белән тәэмин итү буенча тендерларда катнашырга һәм җиңәргә кирәк һ.б.лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International