Боз сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей буенча традицион турнир узды

2020 елның 15 ноябре, якшәмбе

    2020 елның 14 ноябрендә боз сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей буенча традицион турнир  узды. Турнирда Кукмара хоккей ветераннары,  «ОВД - Динамо»,  «Витязь» командалары катнашты.

    Котлау сүзләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Нургалиев Рамил Ришат улы, район прокуроры Шакиров Ришат Наил улы һәм эчке эшләр бүлеге ветераны Минимуллин Дамир Миңнегариф улы чыгыш ясадылар.

    Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны - «Витязь» командасы, икенче урынны - «Кукмара хоккей ветераннары», беренче урынны « ОВД-Динамо» командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International