Турнирның иң яхшы уенчысы дип КВВК командасыннан Илшат Шәйхетдинов танылды.
«Ялкын» спорткомплексында Кукмара футболы легендасы Максут Гайфетдинов истәлегенә Кукмара киез итек-киез комбинаты призына мини-футбол буенча традицион турнир узды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Кукмара киез итек-киез комбинаты командасы;
2 урын-Үзәк район хастаханәсе командасы;
3 урын-район Советы командасы.
Турнирның иң яхшы уенчысы дип КВВК командасыннан Илшат Шәйхетдинов танылды (Мактау грамотасы белән фотода).