12-16 ноябрь көннәрендә Васильево бистәсендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренеры Марес Бәдертдинов тәрбияләнүчеләре 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. ТР Чемпионатында Альберт Шәңгәрәев (79кг авырлык категориясендә), Айрат Шәңгәрәев ( сугыш самбосы,88кг авырлык категориясендә), Алмаз Зарипов(98кг авырлык категориясендә), ТР Беренчелегендә Максим Исаев(53кг авырлык категориясендә, 4нче мәктәп) , Ранил Газизуллин (49кг авырлык категориясендә, А. М.Булатов исемендәге лицей )җиңүче булдылар. Ранил самбо буенча КМС разряды нормативын үтәде. 58 кг авырлык категориясендә Ильяс Багаманов (Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия ) бронза медаль яулады. Спортчыларны һәм тәрбияләнүчеләрне котлыйбыз, укуда һәм спортта уңышлар телибез.