2020 елның 13-15 ноябрендә Васильево бистәсендә тренерлар Марес Бәдертдинов, Данил Шиһапов тәрбияләнүчеләре «Зилант» мәктәбенең самбо бүлеге 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы самбо Федерациясе Кубогында катнаштылар. Адель Ганиев (35кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) көмеш призер булды, Айдар Шәйхетдинов (38 кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) һәм Денис Трофимов(65 кг авырлык категориясендә , Кукмара 3 нче урта мәктәбе)бронза медальгә лаек булдылар. Безнең тәрбияләнүчеләрне котлыйбыз, укуларында һәм спортта уңышлар телибез.