Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кечкенә сыйныф укучылары белән “Табигать-тиңсез хәзинә” дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Чара барышында балалар табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны-планетабызны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Уен барышында балалар сорауларга актив җавап бирделәр. Чара таудан шуу белән тәмамланды.