"Каскад-М" турнир оештырды

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Тимераякта фигуралы шуучылар да яңа бию үрнәкләре күрсәттеләр.
Бозда тәҗрибәле Шөн авылы егетләре, Камышлы авылы яшьләре һәм Лубян урман  хуҗалыгы техникумы студентлары көч сынаштылар һәм шул тәртиптә призларны да бүлештеләр.
Бүләкләрне командаларга "Каскад-М" ширкәтенең генераль директоры, хоккейны кечкенә чактан ук яратучы Айдар Миңлемөхәммәт улы Гыйльметдинов үзе тапшырды. Хәзерге вакытта "Каскад-М" коллективы Сочида узачак олимпиаданың акваторияне саклау системасын коруда катнаша.
Оештыру комитеты "Каскад-М" хезмәт коллективына рәхмәт белдерә һәм эшләрендә яңа уңышлар тели. Алда хоккейчыларны яңа зур турнир көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International