Дәрес -презентация "Бөтенебез һәм һәрберебез өчен закон" (12+)

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрь көнне 4нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары "Бөтенебез һәм һәрберебез өчен закон" дип исемләнгән дәрес -презентациясенә чакырылды. Дәрес барышында балалар бала хокуклары турындагы Конвенциядә бәян ителгән төп хокуклар һәм ирек белән таныштылар гына түгел, аларны тормышта кулланырга да өйрәнергә тырыштылар. Укучылар “Әкияттәге Закон”, “Бер сүз белән әйт”, “Кайда хокук, кайда вазифа”, “Гражданин булырга өйрәнәм” дигән төрле биремнәрне үтәп, белемнәрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International