«РОССИЯ-2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды.

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Яшьләрне Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын әзерләү процессына җәлеп итү максатыннан «РОССИЯ-2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабы нәтиҗәләре буенча Камалова Йолдыз һәм Низамова Әмирә (җитәкчесе Низамова Ләйлә Нурмөхәмәт кызы) җиңүчеләр булдылар һәм Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабында катнашу өчен Мәскәү шәһәренә чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International