Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә ДПИ дәресләрендә халык иҗатының бай мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Укучыларда төрле халыкларның мәдәниятенә карата милли-кыйммәтле мөнәсәбәтләр формалашу дәресләрдә дә, дәрестән тыш төрле эшчәнлек процессында да бара. Укучыларны милли костюмнар белән таныштыру, милли орнаментларның үзенчәлекләрен өйрәнү, аның әһәмиятен ачу максатыннан, сәнгать бүлеге укытучысы Загидуллин Ренат Исрафил улы җитәкчелегендә 4 нче сыйныф укучылары Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар музейда тәкъдим ителгән хатын-кызлар һөнәрчелеге эшләнмәләре, чигүле салфеткалар, сөлгеләр, халык костюмнары, йорт киемнәре белән таныштылар. Балалар музей экспонатларын бик кызыксынып кузэттелэр.