18 ноябрь көнне 4 нче урта мәктәпнең урта сыйныф укучылары өчен "Могҗизалы ил китапханә" дип исемләнгән күзәтү, танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Экскурсия барышында балалар китапханә тарихына кыскача экскурсия ясадылар, китапханә хезмәтләре белән таныштылар. Китапханәче Лилия Рәис кызы кунакларны китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар белән эш итү кагыйдәләре, китапханәнең эш графигы белән таныштырды.