Экскурсия «Китапханә – чикләрсез территория»

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә АНО “ЦСП “НАЗ” пенсионерлары килде. Алар өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Китапханә – чикләрсез территория» дип исемләнгән күзәтү экскурсиясе оештырылды һәм үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна абонемент эше турында җентекләп сөйләде, анда һәр ай саен яңартыла торган китап күргәзмәләре белән танышырды. Аннары кунакларга яңартылган уку залына үтәргә тәкъдим иттеләр. Уку залы китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы китапханәгә килә торган периодик басмаларга күзәтү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International