Экологик сәгать «Друзья домашнего очага»

2020 елның 20 ноябре, җомга

20 ноябрь көнне күппрофильле лицейның 2б сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова «Друзья домашнего очага» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Ул балаларга йорт хайваннары белән ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар уеннарда бик теләп катнашты, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирде, йорт хайваннары турында видеоклип карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International