Кичә-очрашу: "Күптән күрешмәдек!»

2020 елның 21 ноябре, шимбә

20 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубына йөрүчеләрнең көтеп алынган очрашуы булды. Очрашуның темасы  да "Күптән күрешкән юк иде", дип аталды. Һәм чыннан да, пандемия һәм ремонт булу сәбәпле күптән очрашкан булмады. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна әзерләгән кызыклы очрашу программасы хуш исле чәй табыны артында искә алынган якты хатирәләр, тормыш тарихларын уртаклашу белән дәвам итте. Очрашу чын мәгънәсендә онытылмаслык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International