Кукмара шәһәренең «Олимп» Боз сараенда 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Дуслык Кубогы» турниры узды.

2020 елның 22 ноябре, якшәмбе

2020 елның 20-22 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» Боз сараенда 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Дуслык Кубогы»  турниры узды.

    Турнирда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Кузнецк шәһәренең  «Рубин», Уфа шәһәренең «Азаматов»  исемендэге мәктәбе», Ижау шәһәренең «Ижсталь», Яр Чаллы шәһәренең   «Чаллы»,  Сыктывкар шәһәренең  «Северная  Олимпия» командалары  катнашты.

   Сәламләү сүзләре һәм теләкләр белән боз сарае директоры Райнур Нәбиуллин чыгыш ясады .Шулай ук «тимераякта фигуралы шуу» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр София Тилибаева һәм Кәримә Гарипова үз программалары белән чыгыш ясадылар. Чыгышлардан соң директор фигуралы шуучылар белән бергә командаларга милли ризык – чәк- чәк тапшырдылар.

    Уеннар нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Дмитрий Торопов (Сыктывкар), «Иң файдалы уенчы»  - Михаил Иванов (Уфа), «Иң яхшы һөҗүмче» -Савелий Сморгунов (Кузнецк), «Иң яхшы сакчы»- Әмир Хәмитов ( Ижевск), «Иң яхшы капкачы» - Илья Созинов (Чаллы), «Иң яхшы бомбардир» - Йосыф Баймиев  (Кукмара) танылды.

   Турнирда өченче урынны «Ижсталь» командасы, икенче урынны - «Ягуар», беренче урынны «Рубин»  яулады.

    Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе  Илсур Кашапов призерларны котлады һәм кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырды.

«Ягуар» командасын һәм тренер Илдар Ганиевны призлы урын белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International