2020 елның 20-22 ноябрендә Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы командалар арасында хоккей буенча «Arsk Cup» турниры булып узды. Ярышларда Арча, Казан, Кукмара, Тольятти, Покачи шәһәрләре командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча «Акулы» командасы (тренеры Таһир Нурмөхәммәтов) өченче урынны яулады. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Әмир Юзмиев танылды.