23 ноябрь көнне 1 нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булды. Алар китапханә китап алу тәртибе, төрле темага багышланган күргәзмә белән танышты. Балалар интеллектуаль уенда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, өстәл уеннары уйнады һәм өйләренә укырга китаплар алды.