Тарихка күз салсак, районда тынлы оркестр сугышка кадәр үк оеша. Бөек Ватан сугышы башлангач, оркестрдагы 24 кешенең барысы да яу кырына китә. Бары тик өч егет кенә туган якка исән-имин кайта, алар арасында Плешенков Николай Михайлович та була. Итек фабрикасы директоры Михаил Голубевның күрсәтмәсе буенча Николай Плешенков 1950 елда тынлы оркестрны Беренче май демонстрациясенә алып чыга. Әмма тынлы уен коралында уйнаучыларның саны гына елдан-ел кими, сиксәненче еллар ахырында ул үзенең эшчәнлеген бөтенләй туктата.
1993 елда Кукмара музыка мәктәбенә Түбән Кама шәһәренең музыка училищесын тәмамлаган яшь белгеч Марат Хәсәнов кайта һәм тынлы уен кораллары классы буенча укытучы буларак эшкә алына. Ул оркестрны өч укучы белән оештырып җибәргән булса, берникадәр вакыттан соң аларның саны 20гә җитә. Яшь белгечкә тынлы оркестр ветераны Николай Михайловичның да ярдәме зур була.
Сәнгать мәктәбенең балалар тынлы оркестры бүген актив иҗади эшчәнлек алып бара. Алар республикакүләм, төбәкара бәйгеләрдә дә катнашып җиңүләр яулыйлар. Әйтик, Константин Тимофеев 2010 елда "Кече шәһәрләр" конкурсының тынлы уен кораллары номинациясендә - беренче, 2012 елда Тимур Габтелганиев икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган "Без барысын да булдырабыз" республика конкурсыннан Алмаз Әгъләмҗанов - беренче, Рөстәм Шәйхетдинов икенче дәрәҗә лауреат исемнәре алып кайттылар. Укучыларның җитәкчеләре Марат Рәфәгать улы үзе дә "Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына" алтынчы төбәкара конкурс-фестивальдә - беренче, икенче халыкара тынлы һәм эстрада оркестрлары фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә ия булды.