Районыбызның Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова шактый еллардан бирле киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара. Ул югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул - шушы өлкәләргә караган 220дән артык хезмәт авторы. Соңгы биш елда гына да аның 40тан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәте (шуларның 19ы - китаплар) басылып чыккан.
Лилия НУРГАЛИЕВА