Кукмараның полиция хезмәткәре «Безнең заман» республика фестиваленең финалына чыкты

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Эдуард Асапов бәйгенең зона этабында «Музыка» номинациясендә беренче урынны алды.

Кукмараның полиция хезмәткәре «Безнең заман» республика фестиваленең финалына чыкты. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә шәхси состав белән эшләү буенча төркемнең өлкән белгече, кече лейтенант Эдуард Асапов “Безнең заман” республика фестивалендә катнашты. Ул бәйгенең зона этабында “Музыка” номинациясендә беренче урынны алды», - дип хәбәр иттеләр полициядә.

Призлы урын алучылар, 27-28 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашып, Гран-при өчен көрәшәчәкләр. Абсолют җиңүченең исеме 30 ноябрь көнне «Пирамда»да узачак традицион гала-концертта билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International