Кукмара районы халкын мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүне бәйсез бәяләүдә катнашырга чакыралар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2021 елда мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын бәйсез бәяләү булачак.
Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта басыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Кукмара муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар, үз фикерләрен сылтама буенча белдереп, сораштыру уза алалар: https://kukmor.tatarstan.ru/anketi-o-kachestve-uslug-munitsipalnih.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International