Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек тармагына караган семинар булды. Анда мал азыгының сыйфаты, рацион төзү, терлекләрнең сакланышы һәм башка мәсьәләләр каралды.