25 ноябрь көнне балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә, Әниләр көненә багышланган «Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.
Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, әниләр турында китаплар белән таныштырды. Балалар әниләр турында Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Е.Благинина, А.Барто, И.Токмакова, И. Саконская шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Җюри нәтиҗә ясады һәм балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.