26 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган "Әнкәйләрне зурлыйк, олылыйк "дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары "Сөембикә" клубында катнашучылар булды. Клуб җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы презентация белән әңгәмә үткәрде, әни образы чагылдырылган китапларга күзәтү ясады. Чәй табыны артында кунаклар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тормышлары турында кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар. Аннан соң яңартылган китапханә буйлап экскурсия ясадылар.