Боз сараенда һәвәскәрләр командалары арасында «Юбилейный-2020» хоккей турниры узды

2020 елның 28 ноябре, шимбә

2020 елның 28 ноябрендә Боз сараенда һәвәскәрләр командалары арасында «Юбилейный-2020» хоккей турниры  узды. Турнирда «Фемида» (Татарстан Республикасы Югары суды), «Витязь» (Сосновка ), «Кукмара ветераннары» (Кукмара ) командалары катнашты.

  Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевич Димитриев, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Владимирович Биляев, район прокуроры Ришат Наил улы Шакиров һәм Сосновка шәһәр җирлеге башлыгы Наил Габделфәт улы Сәитов турнирны тантаналы төстә ачтылар һәм катнашучыларга матур уен теләделәр.

   Турнирда катнашучылар һәм кунаклар өчен спорт мәктәбенең «тимераякта фигуралы шуу» бүлекчәсендә тәрбияләнүче Эмилия Шакирова, «Безнең заман»- «Наше время» Республика фестивале лауреаты Эдуард Асапов һәм «Сылу кызлар»дуэты чыгыш ясады.

  Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны – «Кукмара ветераннары», икенче урынны - «Витязь», беренче урынны «Фемида» яулады.

«Фемида» командасын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International