Мошенниклар Кукмарада яшәүченең 49 мең сумнан артык акчасын урлаган

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

33 яшьлек хатын-кыз телефон аферистларына ышана һәм аларга смс-хәбәр аша килгән кодларны әйтә.

Мошенниклар Кукмарада яшәүченең 49 мең сумнан артык акчасын урлаган. Бу турыда Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.

Районның полиция бүлегенә Кукмарада яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул үзенең мошенниклар тозагына эләгүен әйтә.

Әлеге хатын-кыз сөйләвенчә, аңа билгесез кеше шалтырата һәм законсыз төстә банк счетыннан акча кучерергә һәм кредит рәсмиләштерергә җыенуларын хәбәр итә. Акчаларны алмасыннар өчен башка банктагы имин счетка кучерергә тәкъдим итә. Моның өчен смс-хәбәр белән килгән махсус кодларны әйтергә кирәк, ди.

Шулай ук шалтыратучы аңа иминлек хезмәте тмкшергәннән соң акчаларның кире үз счетына кайтачагын да әйтергә онытмый.

Билгеле вакыттан соң акчалар счетка кайтмагач, хатын-кыз банкның «кайнар линия» телефонына шалтырата һәм хәлне аңлата. Аңа банкның иминлек хезмәтеннән шалтыратмауларын һәм барлык акчаларның башка банк счетына күчерелүен аңлаталар, полициягә хәбәр итәргә кушалар.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International