2020 елның 28 ноябрендә «Зилант» спорт мәктәбендә спорт ветераны Әхмәтшакир Шәрип улы Шәрипов Кубогына һәм тренер Таһир Мәгъсүм улы Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев, Таһир Хафизовның туганнары һәм якыннары катнашты. Ярышлар 3 яшь төркемендә узды: 2003 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шәхси-команда ярышлары, 2002 елда туган ир-егетләр һәм хатын-кызлар, 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ветераннар арасында шәхси ярышлар. Ярышларда 80нән артык кеше катнашты.
Беренчелекнең күчмә Кубогын Туембаш урта мәктәбе командасы яулады , икенче урында - 4нче Кукмара урта мәктәбе командасы, өченчедә-Сәрдекбаш урта мәктәбе командасы. Үз яшь төркемнәрендә 1 урынны Динә Кәримова, Данияр Камалов, Айгөл Вәлиева, Булат Гадиятуллин, Наилә Хәбибуллина, Илдар Хәбибуллин яуладылар. Җиңүче Команда күчмә кубок, грамота белән бүләкләнде.