Кукмара районы җитәкчелеге, шулай ук Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте Кукмара районы командасын 2014 елның 26-29 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә узган Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында узган Татарстан Республикасы Чемпионатының финал ярышларында өченче урын яулаулары белән тәбрик итә. Спортчыларга киләчәктә дә югары спорт казанышлары һәм җиңүләр телибез.