Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Myz Start Fest»Халыкара конкурсында катнаштылар. «Нәфис сүз» номинациясендә Корбангалиев Булат һәм Глухова Элина дуэты Гран При Дипломына ия булды. Хәбиров Самат һәм Миннегалиева Әлфинәнең дуэты шулай ук Гран При Дипломына ия булды. Шакирова Карина, Гобәйдуллин Әмир 1 дәрәҗә лауреат дипломын алдылар. «Вокал - соло» номинациясендә Хәбибуллина Зәлинә, Нурмеева Л.И. җитәкчелегендә, җиңүче һәм Гран При Дипломына лаек булды.