4 декабрь көнне Үзәк китапханәгә Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең урта сыйныф укучылары килделәр. Китапханәче Гарипова Лилия Дамир кызы Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Куркырга кирәкми, белергә кирәк» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде, ә аннары яңартылган китапханә буенча күзәтү экскурсиясе узды.