Кукмарадагы "Зилант" спорткомплексында Россия пенсия фондының район идарәләре арасында уза торган республика спартакиадасының зона ярышы булды. Анда ун идарәдән хезмәткәрләр катнашты. Бу бәйгедә кукмаралылар янә беренчелекне бирмәделәр. Йөзү (2 хатын-кыз, 4 ир - эстафета), волейбол, хатын-кызлар арасында кул көрәше ярышларында - беренче, гер күтәрү, аркан тартышуда икенче урыннарны алып, командалар зачетында икенче урын алган Балтач командасын 11 очкога артка калдырдылар.