9 декабрь көнне Манзарас авылының С.А.Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 3а сыйныф укучылары балалар китапханәсенә кунакка килде. Китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буенча экскурсия үткәрде, соңыннан балалар «Живут на свете кошки» дип исемләнгән дәрес-презентация катнашты. Алар песиләр тормышындагы кызыклы фактлар, әдәби викторина сорауларына җавап бирде, конкурсларда катнашты. Чара ахырында балалар песи турында клип карады, төрле өстәл уеннары уйнады.