10 декабрь көнне «Миләшкәй» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары «Китапханә, китап һәм мин – дуслар» дип исемләнгән китапханә дәресенә килде. Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Балалар презентация карады, викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирде, китап- журналлар белән танышты.