Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә XIV нче төбәкара "Хәтер" татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде. Кукмара балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле 2 нче дәрәҗә Лауреат (җитәкчеләре-Каримуллин Н.Р, Юзмеева З.А), Хасанова Мәдинә 1 нче дәрәҗә Лауреат, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Каримуллин Нияз Ришат улы 1 нче дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булдылар.