Көндәлек оператив фаразлау 2020 елның 12декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.
Метеорологик фараз
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 2020 елның 3-14 декабрендә һава температурасы климатик нормадан 9-17° ка түбәнрәк булган аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, минималь температура -20 ° кадәр..-25°, аерым районнарда -28°.
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан,көньяктан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -14..-17, аязган вакытта -22.
Көндез максималь һава температурасы -7..-11˚.
Юлларда бозлавык.