Район башлыгы Сергей Димитриев волонтерлар белән очрашты

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Сергей Димитриев Кукмара районының иң актив волонтерлары белән очрашты һәм аларны Мактау грамоталары белән бүләкләде. Район волонтерлары бер генә чарадан да читтә калмыйлар, алар ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга булышалар, Истәлекле урыннарны төзекләндерәләр, тарихи квестлар оештыралар. Бүгенге көндә районда 1000 гә якын волонтер исәпләнә. Быел алар тарафыннан аеруча күп эш башкарылды. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International