Иҗтимагый совет формалаштыру турында хәбәр
Вәкаләтләр вакыты чыгу сәбәпле, Кукмара муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа составын формалаштыру башлана.
Иҗтимагый совет әгъзаларына кандидатларны тәкъдим итү хокукына җәмәгать берләшмәләре, профсоюзлар, дини берләшмәләр, эшмәкәрләр һәм товар җитештерүчеләр берләшмәләре, фәнни һәм иҗат берлекләре, район территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, шул исәптән законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән бөтенроссия һәм төбәкара оешмаларның территориаль бүлекләре ия.
Үз вәкилен Иҗтимагый советка тәкъдим иткән оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр Кукмара муниципаль районы Башлыгына түбәндәге документларны юллыйлар::
вәкил тәкъдим итү турында карар;
оешманы, иҗтимагый берләшмәне дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе;
кандидатның Иҗтимагый совет эшендә катнашуга язмача ризалыгы.
Иҗтимагый советка кандидатлар күрсәтү турында документлар эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр Кукмара ш., Ленин ур., 13, юридик бүлек, тел. 2-70-57.
Тәкъдимнәрне кабул итү вакыты – әлеге хәбәр басылып чыккан көннән бер ай эчендә.