15 декабрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 4нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «права не без обязанностей» дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара барышында Лилия Дамир кызы укучыларны кеше хокукларын яклау буенча Россия һәм Халыкара оешмаларның эшчәнлеге, Кеше хокуклары декларациясендәге статьялар белән таныштырды. Чара ахырында яңартылган китапханә буенча экскурсия үткәрелде.