Беренче эш көне 11 гыйнварда була.
Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«Безне озын яллар көтә. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — Эльмира Зарипова.
Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була.