Профиль смена программасы

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Театр бүлеге укучылары Хәбиров Самат, Миңнегалиева Әлфинә, Глухова Элина (җит. Хәбибуллина Д.Р.) Казан ачык талантлар университеты оештырган «Сәнгать» юнәлеше буенча профильле сменада катнаша. Профиль смена 2020 елның 4-24 декабрендә үткәрелә.

Профиль смена программасы балаларга иҗади атмосферага чумарга һәм әдәбият буенча өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә, шул исәптән татар, рус һәм чит ил шагыйрьләре һәм язучылары тәҗрибәсен остэн. Тәҗрибәле остазлар һәм чакырылган осталар яшь әдәбиятчыларны төрле жанрдагы эш үзенчәлекләренә, шулай ук сәхнә сүзенең осталыгына өйрәтәләр. Катнашучылар үз әсәрләрен иҗат итә алачак, иҗади конкурсларда катнашуга әзерләнәчәк. Моннан тыш, республиканың әдәби-сәнгать басмалары мөхәррирләре, халык шагыйре Разил Вәлиев, күренекле язучы Гүзәл Яхина белән тематик очрашулар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International