15 декабрьдә Казанда, белем бирүнең сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең балаларга тәрбия һәм гаилә тәрбиясе бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча утырышы узды. Коллегия кысаларында 30 елдан артык Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Роберт Мияссәр улы Мансуровка Дәүләт бүләге тапшырылды, шулай ук яңа җитәкче - Илфат Ильяс улы Әхмәдуллин тәкъдим ителде.