2020 елның 14-15 декабрендә күппрофильле лицей базасында технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Беренче көнне теоретик һәм практик турлар узды, икенчесендә - проектларны яклау. Барлык катнашучылар да югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр.