16 декабрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен «Знатоки природы» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара барышында балалар хайваннар, үсемлекләр, кошлар һәм бөҗәкләр турында сорауларга җавап бирде. Викторинада катнашып, балалар табигатьне ни өчен сакларга, аның турында кайгыртырга, аны сакларга кирәклеген белде.