«Сихри чыршы уенчыклары» уен программасы

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

17 декабрьдә «Гөрләвек» балалар бакчасының 1 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары китапханәдә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова «Сихри чыршы уенчыклары» дигән уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карады, Яңа ел чыршысын бизәү тарихы һәм чыршы уенчыкларының үзләре турында күп кенә кызыклы фактлар белде. Төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, Яңа ел турында табышмакларга җавап бирде, клип карады, караокега «Чыршы» җырын башкарды, Яңа ел турында китаплар белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International